Results count: Загрузка , search took 0.777 sec.

Search results

  1. Авыр чакларда киңәш һәм таяныч эзләп без нәкъ сезгә – зирәк һәм тәҗрибәле буынга - мөрәҗәгать итәбез. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  2. Нинди генә катлаулы чорлар килмәсен, сез һәрвакыт киләчәккә өмет белән карый беләсез, теләсә нинди авырлыкларны да җиңеп буласына ышанычны югалтмыйсыз. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  3. Хәзерге җәмгыять әхлакый кыйблага мохтаҗ. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  4. Гражданлык җаваплылыгы һәм ватанпәрвәрлек, оптимизм һәм тормыш тәҗрибәсе, түземлелек һәм ныклык, милләткә тугрылык һәм туган җиребезне ярату кебек сыйфатлар сезнең барыгызга да хас. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  5. Татарстанда яшәүче һәр кешенең бурычы – буыннан-буынга тапшырылып килүче шул кыйммәтле сыйфатларны сездән, үзебезнең рухи остазларыбыздан, сеңдереп калу. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  6. Сез, хөрмәтле ветераннар, һәрвакыт игътибар үзәгендә булсын, кадер-хөрмәт белән яшәсен өчен, Татарстанда күп эш башкарыла. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  7. Республиканың дәүләт хакимияте органнары сезне тыныч картлык һәм социаль яклау гарантияләре белән тәэмин итүгә күп көч куя. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  8. Ветераннарга һәм инвалидларга ташламалар ясауга шактый акча бүлеп бирелә, социаль тәэминат учреждениеләренең эше камилләштерелә, пенсия һәм пособиеләрнең күләме арттырыла, ветераннарның иҗтимагый оешмалары актив эшчәнлек башкара. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  9. Ветераннар турында республика законнарын камилләштерү юнәлешендә эзлекле эшне дәвам итеп, дәүләт, җәмгыятьтә ихтирам казанган кешеләр лаеклы тормышта яшәсен өчен, киләчәктә дә бөтен көчен куячак. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
  10. Барыгызга да – лаеклы ялга чыкканнарга да, хезмәтен дәвам итүчеләргә дә – нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләрнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телим. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/